Әлмәттә «Панорама» сәүдә үзәгендә шартлаткыч турында шалтырату аркасында 100 кешене эвакуацияләделәр
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә «Панорама» сәүдә үзәгендә шартлаткыч турында шалтырату аркасында 100 кешене эвакуацияләделәр

Бу хакта хәбәр иткән ир тоткарланган инде.

13 гыйнварда Әлмәт полициясенә билгесез ир-ат шалтыратып, «Панорама» сәүдә үзәгендә шартлаткыч җайланма урнаштырылуы турында схәбәр итә. Бу хакта сәүдә үзәгенең инстаграм-аккаунтында хәбәр иттеләр.

Шуның аркасында 1000гә якын кеше эвакуацияләнде. Соңрак «Панорама» сәүдә үзәгендә  1000 түгел, ә 100 кешене эвакуацияләгәннәр, дип аныкладылар.


Бинаны кинологлар һәм полиция хезмәткәрләре карады. Шартлаткыч җайланмаларның бернинди билгеләре дә табылмады.
⠀
Шалтыратучыны тоткарлыйлар. Хәзерге вакытта тикшерү процедуралары үткәрелә.