Мөҗәһит Әхмәтҗанов вафат
Җәмгыять

Мөҗәһит Әхмәтҗанов вафат

Халкыбызның күренекле зыялысы, танылган шәхес Мөҗәһит Мирзаһит улы Әхмәтҗанов 76 нчы яшендә якты дөньядан китте.

Бүген, 17 октябрьдә, 76 яшендә  Мөҗәһит Мирзаһит улы Әхмәтҗанов вафат булды, дип хәбәр итә Әлмәт язучылар берлеге 

Мөҗәһит абый бөтен тормышын балалар тәрбияләүгә, туган ягы тарихын өйрәнүгә, популярлаштыруга багышлаган кеше. Аның хезмәтләре югары бәяләнде: ул Татарстанның атказанган укытучысы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе мактаулы исемнәренә ия булды, Мөслим районының мактаулы ватандашы итеп танылды, «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале, А. Алиш, С. Сөләйманова, Ш. Галиев исемендәге әдәби премияләре белән бүләкләнде.

Күренекле язучыны иртәгә Мөслим районы Түреш авылы зиратына җирлиячәкләр. Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун...