Кыргый хайваннар торак пунктларга азык эзләп чыга һәм котыру авыруын тарата ала.
Төлке белән очрашканда аңа якын килмәгез, ашатмагыз, сыйпамагыз. Кычкырмагыз, кискен хәрәкәтләр ясамагыз һәм качмагыз. Артыгызга борылмыйча, акрын гына чигенегез. Төлкене үзегез тотмагыз, балаларына якын бармагыз. Әгәр хайван үзен гадәти тотмый икән, белгечләргә хәбәр итегез. Төлке турында кая хәбәр итәргә:Әлмәт районы буенча хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм күзәтчелек буенча территориаль бүлек: 8-960-034-87-97. Адресы: Әлмәт шәһәре, Әминов урамы, 9А йорт. Шулай ук ветеринария хезмәтенә дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
- Шунысы мөһим: ризыкны урамда калдырмагыз һәм йортсыз хайваннарны ашатмагыз — бу кыргый җәнлекләрне җәлеп итә.
Әгәр төлке кешене тешләгән яки тырнаган икән, кичекмәстән медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итегез. Йорт хайваны зыян күргән очракта-ветеринария ярдәме өчен.
Әгәр сез караучысыз яки агрессив этләрне күрсәгез, эш көннәрендә 8-917-391-75-19, 8 (8553) 33-46-13 телефоннары аша хәбәр итегез.