Әлмәтлеләр студентлар бәйгесендә җиңү яулады
Мәгариф

Әлмәтлеләр студентлар бәйгесендә җиңү яулады

Әлмәтлеләр уңышка иреште.

Казанда "Первый студенческий" республика проектының ярымфиналы тәмамланды. Көндезге программада Казан инновацион университетының Әлмәт филиалыннан 12 студент катнашты. Проект «Яшьләр һәм балалар» милли проектының максатларына һәм бурычларына туры килә. 

  • Проектларны яклау нәтиҗәләре буенча Ралина Галиева һәм Фәнис Хәсәншин республиканың урта һөнәри белем бирү оешмаларыннан финалга үткән бердәнбер вәкилләр булдылар.

Катнашучыларны шулай ук мастер-класслар, ачык диалоглар һәм бүләкләү тантанасы көтте, аны Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, беренчеләр хәрәкәтенең төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов үткәрде.