Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт урамнарын кардан чистарту дәвам итә

Инде февраль үтеп, март килүгә карамастан кыш китәргә ашыкмый. Көннәр салкын тора, кар да явып, шәһәр хезмәтләренә өстәмә эш ясап тора.

Әлмәттә юл эшчеләре тәүлек буе эшли. Бер КАМАЗга 12 кубометр чамасы кар сыя. 10 мартта шәһәр автоюллар идарәсеннән кар чыгару белән 25 берәмлектән артык техника шөгыльләнгән. Алар Белоглазов, Шевченко һәм Ленин урамнарында эшләде.

 

Автомобильләр – юлны кардан чистартучыларның төп проблемаларының берсе. Шуңа күрә кар чистартуга берничә көн кала урамнарга махсус билгеләр куялар. Әмма бу гына ярдәм итми.

 

Урамнардан җыелган кар полигонга озатыла икән. Биредә эш бер генә минутка да туктап тормый. Кар бирегә бөтен шәһәрдән идарәче компанияләр, төрле шәһәр оешмалар тарафыннан китерелә Биредә тәүлегенә 700 гә якын рейс ясыйлар. 19 гектар җир инде җыелган кар белән тулган.

 

Шәһәр автоюллары идарәсе тарафыннан гына да бирегә 120 мең куб кар чыгарылган.

 

Фото: Әлмәт автомобиль юллары идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса