Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Югалттым һәм таптым

Ул көнне эшкә вакытында бару уе белән такси чакырттым. Әлбәттә, тиз килә бездә такси. Мин дә теләгән вакытта эштә идем инде.

Ярты сәгатьләп вакыт узгач, телефонымны эзлим - юк! Тиз арада, ничек таксины өй каршында көтеп торуымны, тагын бер тапкыр диспетчерга шалтыратуымны искә төшерүгә, телефонымның такси утыргычында калганлыгын абайлап алдым. Чөнки нәкъ шул чакта чакырткан машинам килеп җитте, телефонны кулыма тоткан килеш машинага утырдым. Юлыма түләр өчен акча алганда утыргычка куеп калдырганмын да инде.

Такси диспетчеры бер генә дә мине юатырлык сүз әйтмәде: «Мин аңа шалтыратып карадым, аның сменасы бетте, ул ял итә», - диде. Телефонын да бирде. Әмма такси шоферының телефоны «абонент недоступен» дип тик тора. Вәт йөгереп тә куйдым соң! Телефон симкаларын, саклык банкына барып карталарны блокировкаладым. Аннан соң, таксистның телефоны һаман сүнгән булу сәбәпле, Әлмәт шәһәре эчке эшләр бүлегенә бардым. Телефонымны ничек, нинди шартларда югалтуымны яңадан сөйләп бирергә туры килде. Энәсеннән җебенә хәтле!

Телефонның маркасын, документларын алып килергә дип мине кайтарып җибәрделәр. Өйдән әйләнеп килгәнче берәр сәгатьләп вакыт үткәндер. Әмма иң гаҗәбе шул: телефонны табып куйганнар!

Моны Әлмәт эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре генә шулай эшли ала. Хезмәткәрнең үз эшенә җитди, җаваплы карашы гына иллә тиз һәм сыйфатлы, шулай хәерле төгәлләнә аладыр. Үземнең саксызлыгым аркасында килеп чыккан гаять дәрәҗәдә хәсрәтле мәшәкатем әнә шулай тәмамланды...

Минем борчылган йөземне күреп, елмаеп каршы алган дознаватель вазифаларын башкаручы Эльвира Низамовага, дежур бүлек сменасы начальнигы Дмитрий Обуховка һәм өлкән участковый, полиция майоры Ленар Хаджиматовка чиксез рәхмәтләремне, авыр һәм җаваплы эшләрендә сабырлык, түземлек, гаиләләренә тигезлек һәм саф ярату, күрсәткән изгелекләренең әҗер савапларын күрергә насыйп булсын дигән теләкләремне үзем яратып алдырган газета битләре аша тапшырам. Укучылар да белсеннәр: полиция хезмәткәрләре безне саклый да, яклый да!

 

Миңзифа Әхмәтшина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса