Соң булса да, уң булсын
Шушы көннәрдә күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт, ниһаять, тәмамлануга таба барганлыгы турында хәбәр килеп иреште.
Быел 47 йортка капиталь ремонт керде. Аларның 24 ендә түбәләрне, фасадларны яңартканнар. Үзәкләштерелгән җылыту системалары, су агызу, салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү системалары төзәтелгән йортлар да бар. Электр белән тәэмин итүне яңарту, подвалларны, лифтларны ремонтлау кебек чаралар да тормышка ашырылган. Шул рәвешле бүгенге көндә 46 торак йорт тулысы белән әзер дип әйтергә була, бары тик соңгысында гына подвалда плитәләр арасындагы ярыкларны ныгыту эше төгәлләнеп кенә килә әле.
Капремонт турында сүз чыккач, әлмәтлеләргә шуны да искәртеп узасы килә: Татарстанның Торак инспекциясе халыкка капремонт өчен махсус счетның торышын тикшереп торырга киңәш итә. Мондый мәгълүмат алу хокукы РФ Торак кодексында каралган. Сезнең таләпләр буенча счет ачылган банк барлык операцияләр турында мәгълүмат бирергә тиеш. Гаризага милек хокукын раслый торган документны теркәп куярга кирәк.
- Үз тупланмаларыгызны контрольдә тоту сезнең акчаны максатчан файдаланмаудан саклаячак. Мисал өчен, идәндәге плитәне яки подъезддагы ишекне алмаштырырга кирәк ди. Болар барысы да – агымдагы ремонт, гомуми милекне карап тоту, ә махсус счет йортны капиталь ремонтлауга гына каралган. Шуны аңлау мөһим: капиталь ремонт – әһәмиятле һәм кыйммәтле чара. Гомуми казнаны озак вакыт тупларга кирәк, шуңа күрә дөрес финанс планын, кертемнәр күләмен, инфляцияне һәм төзелеш материалларының кыйммәтләнүен исәпкә алу зарур, – дип аңлатма бирә инспекция хезмәткәрләре.
Җылыту сезоны инде башланды, ә капремонт әле яңа төгәлләнүгә таба бара. Әлбәттә, бу графиктан калышу дигәнне аңлата. Алай да бүгенге көндә торак-коммуналь тармакны чын мәгънәсендә ныклы контрольдә тоталар. Әле менә күптән түгел генә Риза Фәхретдин урамындагы 54 нче йортта торак инспекторы 20 гә якын хокук бозу очрагын ачыклаган иде. Подъездларда идәндәге плитәләр купкалаган, идәндә ярыклар, стеналардан буяу һәм штукатурка коела, подъездга керү урынындагы козыреклар җимерелгән һәм башка күп кенә кимчелекләр табылган. Подвалда дымлылык, чүп-чар, су торбаларында коррозия, җылыту торбалары изоляцияләнмәгән, тәрәзәләр төзәтелмәгән, отмостка җимерелгән икәнлеге дә ачыкланды. Бу уңайдан «ЖЭУ-3» ҖЧҖгә 125000 сум штраф салынган.
Капремонт тукталмый, халыктан акчалар җыела, төзекләндерү чаралары алдагы елларда да дәвам итәчәк. Киләсе елда булачак капремонт программасына Әлмәтнең нинди йортлары кергәнлеге инде билгеле. Аларның саны – 46. Менә алар: Түбән Мактама бистәсе, Девон урамы, 61 нче йорт, Достоевский урамы, 22 нче йорт, Заводская урамы, 16 нчы йорт, Некрасов урамы, 32 нче һәм 40 нчы йортлар. Шәһәрдә Төзүчеләр проспекты, 11а, 19, 26, 28 нче йортлар, Бигәш урамы,125 нче йорт, Волгоградская урамы 23 нче йорт, Жуковский урамы, 10 нчы,7 нче йортлар, Киров урамы, 38 нче йорт, К. Цеткин урамы, 53 нче йорт, Ленин урамы, 123в, 108 нче йортлар, Җәлил урамы, 17, 5 нче йортлар, Нефтьчеләр урамы, 39, 17а йортлары, Пушкин урамы, 46 нчы йорт, Радищев урамы, 2 һәм 2в йортлары, Совет урамы, 184 б, 125, 149 нчы йортлар, Сөләйманова урамы, 22 нче йорт, Тимирязев урамы, 2а, 34 нче йортлар, Чернышевский урамы, 18, 45,47 нче йортлар, Шевченко урамы, 3,130 нчы йортлар, Әминов урамы, 11а, 11нче йортлар, Тынычлык урамы, 7 нче йорт, Вәлиев урамы, 12 нче йорт, Геофизическая урамы, 15 нче йорт, Толстой урамы, 3 нче йорт. Әлеге исемлектә авыллар да бар. Кәләй станциясенең Гагарин урамындагы 49 нчы йортны, Борискиноның Луговая урамындагы 9 нчы йортны, Ямашның Кияткин урамындагы 6 нчы йортны да зур үзгәрешләр көтә. Бу уңайдан сораулар булганда, әлмәтлеләргә Үсеш департаментына (37-55-29) шалтыратып белешмә алырга мөмкин.
Капремонттан кабат җылыту сезонына күчеп, әлмәтлеләргә бу уңайдан булган гозер-зарларын торак инспекциясенә юлларга мөмкин булуын да искә төшерәбез. Кергән барлык мөрәҗәгатьләр дә, һичшиксез, инспекция контролендә.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа