Быел инде 877 метр озынлыктагы канализация коллекторы реконструкцияләнгән.
Әлмәттә коммуналь инфраструктура системасы яңартыла, су белән тәэмин итү модернизацияләнә. 877 метр озынлыктагы канализация коллекторы реконструкцияләнгән.
Әлеге коллектор берничә микрорайонны хезмәтләндерә: Агропоселок, Д зонасы, Яшьлек һәм Көнбатыш капкалар.
Канализацияне реконструкцияләү һәм Шоссейная, Төзүчеләр, Загородная, Завод урамнарында, шулай ук Красноармейка микрорайоныннан ат спорты мәктәбенә кадәр 3 186 метр озынлыктагы берничә суүткәргечне алыштыру планлаштырыла. Әлеге эшләрне финанслау «Әлмәт-Водоканал» бюджетыннан башкарыла.
Моннан тыш, район бюджетыннан күпфатирлы торак йортларның коммуналь челтәрләрен ремонтлауга 17 млн сум акча бүлеп биреләчәк.
«Төп бурыч - барлык эшләрне мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә һәм югары сыйфатлы итеп башкару, киләчәктә без бу участокларда проблемалар белән очрашмасак иде», - дип билгеләп үтте ТР Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов.