Әлмәттә салкын су бирү  туктатыла
Торак – коммуналь хуҗалык

Әлмәттә салкын су бирү туктатыла

6 февральдә 8:00 сәгатьтә салкын су бирүне туктаталар.

Әлмәтнең кайбер торак йортлары һәм социаль объектлары салкын сусыз калачак. Эшчеләр Әминов (Гафиятуллиннан Ленинга кадәр) һәм Ленин (Әминовтан Төзүчеләргә кадәр) урамнарындагы үткәргечтә ремонт үткәрәчәкләр. 

Сусыз кала:

 Гафиятуллин урамы, 51а, 51;

Әминов урамы, 9, 9а, 11, 11а;

Төзүчеләр проспекты, 18, 20, 20а, 20Б, 22, 26, 28;

Ленин урамы, 104Б, 106, 108, 110, 112, 114А, 114 Б, 116, 118;

3 нче балалар бакчасы;

Сбербанк, Ленин урамы, 122;

Спорт мастер, Ленин, 128;

 Төзүчеләр проспекты, 24.