Татар-информ

Татарстанда диспансеризация һәм онкологиягә акча күбрәк бүленәчәк: 2027 елга бюджет планы

Татарстанда 2027 елга Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты раслану алдыннан: киләсе елда халыкны медицина тикшерүләреннән уздыруга, авыр авыруларга каршы көрәшкә һәм реабилитациягә миллиардлаган сум акча өстәләчәк.

  • Татарстанда 2027-2029 елларга Мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды бюджеты беренче укылышта хупланды. Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында фонд директоры Алсу Мифтахова сүзләренчә, киләсе елда халык сәламәтлеген саклауга юнәлдерелгән төп юнәлешләргә финанслау сизелерлек арттырыла.

Иң зур игътибар профилактикага һәм диспансеризациягә бирелә. 2027 елда моның өчен 9,7 миллиард сум (быелгыга караганда 740 миллион сумга күбрәк) каралган. Онкологиягә каршы көрәшкә 9 миллиард сум (+500 млн сум), ә медицина реабилитациясенә 2,2 миллиард сум (+220 млн сум) бүленәчәк.
Шулай ук социаль әһәмияткә ия авыруларны (туберкулез, психик бозылулар, наркология һәм венерология) дәвалауга 8,1 миллиард сум, паллиатив ярдәмгә 760 миллион сум акча юнәлдерелә.

Ашыгыч медицина ярдәме машиналары йөртүчеләренә һәм фтизиатрия хезмәткәрләренә өстәмә түләүләр, шулай ук теш протезлау өчен дә махсус чаралар каралган.
Гомумән алганда, фондның 2027 елга керемнәре 105,6 миллиард сум тәшкил итәчәк, чыгымнар исә керемнәргә тиң булачак. 2028 һәм 2029 елларда да бюджетның үсү динамикасы саклана.