Әлмәттә 11 педагог миллион сумлык торак сертификатлары алды. Бу хакта ӘМР мәгариф идарәсе хәбәр итте.
Сертификатларны конкурс йомгаклары буенча бирделәр. Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин билгеләп үткәнчә, мондый ярдәм әлегә үз тораклары булмаган педагоглар өчен аеруча мөһим.
- Программа быел старт алды, ә сертификатларны ел саен бирергә планлаштыралар. Аларга өч елдан да ким булмаган стажы булган 50 яшькә кадәрге педагоглар исәп тота ала.
Сертификатка мәктәпкәчә бүлекчәле балалар бакчалары һәм мәктәпләр тәрбиячеләре, көллият һәм техникум укытучылары хокуклы. Шул ук вакытта педагог торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип танылырга тиеш. Тагын бер шарт — сертификат алганнан соң Татарстанның мәгариф учреждениеләрендә биш ел эшләргә кирәк.