Колшәрип янындагы тимер юл аша чыгу урынында бер полосаны ябачаклар
Җәмгыять

Колшәрип янындагы тимер юл аша чыгу урынында бер полосаны ябачаклар

Машина йөртүчеләрдән алдан ук маршрутларын планлаштырырга һәм игътибарлырак булуларын сорыйлар.

12 октябрьдән 20 октябрьгә кадәр Колшәрип кичүендә яңа асфальт җәеләчәк. Бу хакта район башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
 
Бу вакытта «Казан — Оренбург» трассасы буенча хәрәкәт бер полоса белән чикләнәчәк. Урынга барлык кирәкле билгеләрне куячаклар.