Агропоселок халкын диспансеризациягә һәм вакцинациягә чакыралар
Сәламәтлек

Агропоселок халкын диспансеризациягә һәм вакцинациягә чакыралар

Үзегез белән паспорт һәм ОМС полисы алырга кирәк.

Әлмәттә 10 октябрьдә Агропоселок микрорайонында күчмә диспансеризация һәм гриппка каршы вакцинация узачак.

Табиблар барлык теләүчеләрне 8:00 - 13:00 сәгатькә кадәр гомуми практика табибы үзәгендә (Октябрьнең 70 еллыгы урамы, 1) адресы буенча кабул итәчәк.

  • Прививка ясатыр алдыннан табиб консультациясе мәҗбүри, ә процедура үзе бушлай. Үзегез белән паспорт һәм ОМС полисы алырга кирәк.