Әлмәт ЗАГСында танылган педагоглар Надил һәм Флера Мортазиннарның гаилә коруларына 45 ел тулу уңаеннан тантаналы чара узды. Укытучылар көне алдыннан үткән бәйрәмдә юбилярларның хезмәт юлы һәм иҗади гаилә булулары ассызыкланды.
Әлмәт шәһәренең ЗАГС идарәсендә Надил Карамович һәм Флера Гатуф кызы Мортазиннарның гаилә коруларына 45 ел тулу уңаеннан тантана узды. Бу вакыйга Укытучылар көне алдыннан үтүе белән дә символик.
Яшьләр 1981 елда гаилә корган. Икесе дә Актаныштан, икесе дә педагогия училищесын тәмамлаган. 1986 елда Ирекле авылына күчеп, Иске Михайлов мәктәбендә озын гомерле хезмәт юллары башланган. Надил Карамович күп еллар мәктәп директоры була, ә Флера Гатуф кызы башлангыч сыйныфларда белем бирә. Аларның икесе дә — Татарстанның атказанган укытучылары һәм мактаулы педагоглар.
Юбилярлар хәзер дә тынгысыз: лаеклы ялда булсалар да, кул эшләре белән шөгыльләнәләр. Тантана вакытында алар үзләренең иҗади күргәзмәсен дә тәкъдим иттеләр. Хезмәттәшләре, туганнары һәм ЗАГС вәкилләре Мортазиннарга ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете теләделәр.