Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Татарстан студотрядлары Казан территориясен БРИКС саммитына әзерлиләр

Җәй башыннан бирле 150 дән артык яшь кеше төрле илләрдән килгән кунаклар өчен Казаннан уңай тәэсир калдыру өстендә эшләде.

Казанны Брикс уеннары һәм саммиты чараларына әзерләү кысаларында Татарстан республикасы студентлар отрядлары шәһәрне яшелләндерүдә һәм төзекләндерүдә актив катнаштылар. Җәй башыннан бирле 150 дән артык яшь кеше төрле илләрдән килгән кунаклар өчен Казаннан уңай тәэсир калдыру өстендә эшләде.

«Бүгенге яшьләрнең файдалы булуга, социаль тормышта катнашуга һәм активлык күрсәтүгә ихтыяҗы зур. Яз көне Бөтен Россия буенча шәһәрләрне төзекләндерүгә Россия студентлар отрядларының 50 меңнән артык катнашучысы чыкты. Үсмерләр «Яшел хуҗалык эшчесе» белгечлеге буенча һөнәри белем алдылар, шуңа күрә эш алар өчен үзләренең әһәмиятен тою гына түгел, ә җәйге производство практикасын узу чорына эшкә урнашу мөмкинлеге дә булды», – дип сөйләде Республика студентлар хезмәт отрядлары үзәге директоры, Россия студентлар отрядларының Күзәтчелек советы әгъзасы Василий Ислаев.

Бурычларына  газон җәю, чәчәк композицияләре ясау, агач ботакларын кисү һәм формалаштыру, кече архитектура формаларын бизәү, чәчәк скульптуралары ясау, эскәмияләр һәм савытлар кую керә. Студотрядлар тырышлыгы белән Ирек мәйданы, Казан Кремле территориясе, вокзал яны мәйданнары, Универсиада авылы һәм шәһәрнең үзәк урамнары үзгәрде.

 

2024 елда студентлар отрядлары хәрәкәтнең барлыкка килүенә 65 ел тулуны һәм студотрядларның заманча тарихы оешуга 20 ел тулуны билгеләп үтәләр. Бу вакыйгалар хөрмәтенә бөтен ил буйлап йөздән артык чара уздыру планлаштырылган, алар 1 миллионнан артык кешене берләштерәчәк. Бу көз көне Мәскәүдә узачак бөтенроссия слеты белән тәмамланачак һәм анда 12,5 меңнән артык кеше катнашачак.

Хәрәкәтнең 65 ел эшләү дәверендә 20 миллионнан артык кеше студент отрядлары мәктәбен узган. Бу үзләренең беренче хезмәт тәҗрибәсен туплаган, яңа танышулар булдырган һәм ил үсешенә зур өлеш керткән студентлар һәм мәктәп укучылары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса