«Тукай» программасы Әлмәттә «Ars Aeterna» фестивален ачты
Мәдәният. Сәнгать

«Тукай» программасы Әлмәттә «Ars Aeterna» фестивален ачты

Чара «Әлмәт» үзәгендә узды.

Әлмәттә «Ars Aeterna» фестивале «Тукай»иммерсив программасы белән ачылды. Вакыйга «Әлмәт» үзәгендә узды һәм тамашачыларга татар шагыйре иҗатына яңача карарга мөмкинлек бирде.

Программада аның шигърияте, Фәрит Яруллиннан алып, Миләүшә Хәйруллинага кадәр татар композиторлары музыкасы һәм ком анимациясе берләштерелде: сүз, тавыш һәм сурәт бер сәнгать картинасына әверелде.

Сәхнәдә халыкара конкурслар лауреатлары Диләрә Нәбиуллина (сопрано), Алия Уразалиева (скрипка), Илназ Дудкин (Баян), Аделия Зарифуллина (фортепиано), шулай ук ТР атказанган артисты Владислав Захаров (флейта) чыгыш ясады.