Әлмәт оешмасы табигатькә зыян китергән
Җәмгыять

Әлмәт оешмасы табигатькә зыян китергән

Компания законсыз рәвештә ком чыгарган.

Прокуратура Әлмәт районында табигатькә зыян китергән өчен 1,1 млн сумнан артык штраф түләтүгә ирешкән. Компания авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирне арендага алган һәм анда табигый комны чыгарган, ә бу участокның максатчан билгеләнешенә туры килмәгән. Бу хакта ТР прокуратурасы хәбәр итте.

  • Мондый эшчәнлек аркасында әйләнә-тирә мохиткә 1,1 миллион сумнан артык зыян китерелгән. Прокуратура судка зыянны каплау турында дәгъва биргән, әмма Әлмәт шәһәр суды таләпләрне канәгатьләндерүдән баш тарткан.

Ул вакытта ведомство карарны шикаять итә. Нәтиҗәдә Татарстан Республикасы Югары суды прокурорның дәгъва таләпләрен тулысынча канәгатьләндерде.