Авырулар сезоны башлана.
1 нче һәм 3 нче поликлиникалар прививка кабинетлары ачтылар һәм халыкны вакцинациягә чакыралар. Бу хакта Әлмәт үзәк хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр итте. 1 нче поликлиникада кабинет 08:00 - 19:00 сәгатькә кадәр эшли, 3 нче поликлиникада — 08:00 - 15:00 кадәр эшли.
Теләге булган һәркем прививка ясый ала. Вакцинация ОМС полисы буенча бушлай үткәрелә. Иммунитет якынча ике атна формалаша, ә авыру үсеше гадәттә ноябрь–декабрь айларына туры килә.