Граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Рәисе премиясен бирү комитеты 2024 елның 20 августында Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлешләре өчен Татарстан Республикасы Рәисе премиясен алуга документлар кабул итә башлау турында хәбәр итә.
Премиягә дәгъва кылучыны тәкъдим итү Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән коммерцияле булмаган оешмалар, республика башкарма хакимият органнары каршындагы Иҗтимагый советлар, Татарстан Республикасының тиешле муниципаль берәмлекләрендә төзелгән иҗтимагый советлар тарафыннан башкарыла.