Казанда «Казаныш» архитектура форумында дөньяның 20 иленнән вәкилләр катнашачак
«Казаныш» архитектура форумына экспертлар, БРИКС Саммитында катнашучылар, шәһәр мэрлары һәм дөньяның тагын 20 иленнән спикерлар көтелә, шулар арасында Аргентина, Согуд Гарәбстаны, Мисыр, БГЭ.
700дән артык кеше катнашачак форум 5−7 декабрь көннәрендә Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узачак. Бу хакта тулырак матбугат конференциясендә сөйләделәр.
«Форумның төп темасы - шәһәрләрне үстерү, халыкара хезмәттәшлек һәм һәр урынның үзенчәлеген саклау арасында баланс эзләү», - диде Казан шәһәренең баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина.
Шуай ук форум кысаларында балалар һәм олылар өчен шәһәр темалары, инклюзия мәсьәләләре һәм шәһәр мохитендә сәламәтлекне саклауга һәм ныгытуга хезмәт итүче технологияләр турында да сөйләшәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа