Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Татарстан эшмәкәрләренең «Экспорт форсажы» акселерация программасында катнашу мөмкинлеге бар

Әлеге программа кече һәм урта бизнес субъектларына халыкара базарларга чыгарга һәм бүгенге көндә экспортка сатучыларның да эшчәнлеген ныгытырга ярдәм итә.

Татарстан эшмәкәрләре «Экспорт форсажы» акселерация программасында катнаша ала.

Ул «Кече һәм урта эшмәкәрлек» һәм «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектлары кысаларында экспортка ярдәм итү үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте.

«Экспорт форсажы» программасы  6 модульдән тора. Һәр модуль 2 көнгә исәпләнгән.  Шулай ук  компанияләргә остазлар ярдәме белән өй эшләрен дә үтәргә туры киләчәк. 

Татарстанда Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды генераль директор урынбасары, «Минем бизнес» үзәге җитәкчесе Линара Борһанова әлеге программаның эшмәкәрләрне экспортка эшләргә өйрәтү өчен бик файдалы булуын искәртте. «Ул эшмәкәрләргә тышкы икътисади проектның структурасын төзергә – базарларны сайларга, отышлы логистиканы исәпләргә, югалтуларны һәм чыгымнарны киметергә булыша», – диде  үзәк җитәкчесе.

Укытулар Экспортка ярдәм итү үзәгендә Россия экспорт үзәгенең Экспорт мәктәбе остазлары белән берлектә алып барылачак.

Программада катнашу бушлай булса да, әмма урыннар чикле. Анда катнашу өчен МСП.РФ цифрлы платформасында теркәлергә кирәк. Гаризалар 2023 елның 19 маена кадәр кабул ителә. Тулырак мәгълүматны +7(843)222-90-60 телефоны аша белешергә була.

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла.

 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса