Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Валерий Тишков: «Россиядә соңгы халык санын алуда ким дигәндә ярты миллион татар исәпкә алынмаган»

2021-22 елгы гомумроссия халык санын алу вакытында 17 миллион кеше үз милләтен күрсәтмәгән.

2021-22 елгы гомумроссия халык санын алу вакытында 17 миллион кеше үз милләтен күрсәтмәгән, шулардан кимендә ярты миллион кеше – татарлар, дип саный Россия академиясенең этнология һәм антропология институтының элеккеге директоры һәм РФ милләтләр эшләре буенча элеккеге министры Валерий Тишков.

"Халык санын алу пандемия, исәпкә алучыларның эшен финанслау җитәрлек дәрәҗәдә булмау, дәүләт хезмәтләренең интернет-порталы аша исәпкә алуга начар әзерләнгән күчү һәм мәгълүмат чаралары һәм социаль реклама ягыннан мондый мөһим кампанияне тулысынча санга сукмау аркасында начар узды. 17 млн кеше (бөтен халыкның 13%!)  милләте күрсәтелмәгән. Алар арасында 13,5 миллионнан да ким булмаган – руслар һәм 0,5 миллионнан да ким булмаган татарлар", - дип язган Тишков социаль челтәрдә.

Республикаларда «титуллы милләтләр»не тагын да тырышып яздылар, әмма «үз» республикаларыннан (мордва, татарлар һ.б.) читтә яшәүче халыклар да исәп-хисаптан зыян күрделәр, дип саный галим. 

Исегезгә төшерәбез, узган халык санын алу нәтиҗәләре буенча Мәскәүдә, Чиләбе һәм Свердловск өлкәләрендә татар халкының иң зур кимүе күзәтелә, дип хәбәр итә "Татар-информ".
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса