Әлмәт спортчылары зур үрләрне яулый.
Әлмәт футболчылары «Күн туп» бөтенроссия финалында җиңү яуладылар. Бу хакта район башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Тренер Ирек Низамов җитәкчелегендәге яшь спортчылар Волгоградтагы «Күн туп — яшь футболчылар лигасы» суперфиналының төркем этабында үзләрен бик яхшы күрсәттеләр.
- Команда барлык матчларны да отты һәм нәтиҗәдә алтын медальләр яулады.