Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

"Татмедиа" чыгарган китапларның 80% сатылган

“Татмедиа” акционерлык җәмгыяте бинасында танылган язучы, тәнкыйтьче Ринат Мөхәммәдиевнең “Казан утлары” журналы редакциясе һәм “Татмедиа” җәмгыяте бастырып чыгарган “Кыргый атауга сәяхәт” китабын тәкъдим иттеләр.

Ринат Мөхәммәдиевнең “Сират күпере”, “Ак кыялар турында хыяллар”, “Кенәри – читлек кошы” һәм башка әсәрләре яратып кабул ителде. Монысы да уңышка ирешер.  “Кыргый атауга сәяхәт” китабы – әлеге сериядәге китапларның унөченчесе.

– Мондый форматтагы китаплар чыгару киң җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уятты. “Казан утлары” сериясе “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең зур ярдәме белән барлыкка килде. Ә Ринат Мөхәммәдиевнең үзенә килсәк, ул зур бүләкләр лауреаты булу белән бергә, 70-80 елларда татар прозасында үзгә бер эз салган һәм тулы бер юнәлешен булдырган әдипләрнең берсе, – диде әдәбият галиме, тәнкыйтьче Әлфәт Закирҗанов.

Ринат абый әлеге проект кысаларында үзенең дә китабы чыгуына бик сөенүен җиткерде, “Казан утлары” журналы хезмәткәрләре үз теләкләре белән шундый мөмкинлек тудыруларына рәхмәт әйтте.

“Кыргый атауга сәяхәт” китабын Татарстан китап нәшрияты кибетләреннән сатып алырга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса