Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

"Гринландия" бөтенроссия фестивалендә якташларыбыз-Яшел Үзәннән Ольга Әзгамова һәм Яр Чаллы шәһәреннән Гарифуллина Алинә призлы урыннар яулады

Жюри һәр номинациядә читтән торып үткәрелгән конкурс дипломантларын һәм лауреатларын билгеләде.

Алар арасында безнең якташларыбыз-Яшел Үзәннән Ольга Әзгамова һәм Яр Чаллы шәһәреннән Гарифуллина Алинә Фәрит кызы да бар. Кировта  "Гринландия" бөтенроссия фестивале узачак

Олег Газманов, Сергей Трофимов һәм Александр Шаганов үзләренең катнашуларын расладылар.

"Гринландия" бөтенроссия автор җыры фестивале.  РФ халык артисты Олег Газманов, РФ атказанган артисты Сергей Трофимов һәм Россия шагыйрь-җырчысы Александр Шаганов үзләренең катнашуларын расладылар инде, дип хәбәр ителә фестивальнең рәсми сайтында. Фестиваль 14-17 июль көннәрендә Башарово авылы янындагы аланда узачак.

Ә май ахырында фестивальнең оештыру комитеты «Гринландия»традицион читтән торып уздырыла торган конкурсына йомгак ясады.  "Гринландия" фестивален оештыручы һәм идея рухландыручысы, РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Валенчук хәбәр иткәнчә, анда 5,5 мең шагыйрь, музыка авторлары һәм башкаручылар  катнашкан. Бүгенге көндә бу-читтән торып уздырыла торган иң масштаблы җыр-шигырь конкурсы.

Жюри һәр номинациядә читтән торып үткәрелгән конкурс дипломантларын һәм лауреатларын билгеләде. Алар арасында безнең якташларыбыз-Яшел Үзәннән Ольга Әзгамова һәм Яр Чаллы шәһәреннән Гарифуллина Алинә Фәрит кызы да бар.

Ә 1 июньнән "Гринландия" ның рәсми сайтында конкурсның «халык җиңүчесе» өчен тавыш бирү башланды. Конкурсантлар төп приз өчен көрәшкә җитди әзерләнәләр һәм сезнең ярдәмгә бик мохтаҗ! Читтән торып үткәрелгән конкурс лауреатлары һәм «халык җиңүчесе» традицион рәвештә фестиваль сәхнәләренең берсенә чыгу мөмкинлеге алачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса