Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Татарстан башкаласында Made in Kazan форумы уза

Онлайн-трансляциягә барлык теләүчеләр дә кушыла ала.

Бүген Татарстан башкаласында Made in Kazan форумы уза, анда яңа икътисадый шартларда бизнес үсеше турында фикер алышалар. Чара эшкуарларны, компанияләрнең топ-менеджерларын, хакимият вәкилләрен җыйды. Форум барлыгы 100 катнашучыны, шул исәптән икътисадның 11 тармагында экспертларны берләштерә. Онлайн-трансляцияләргә барлык теләүчеләр дә кушыла ала.


Быел форум Global Mind – күмәк фикер алышу форматында уза. Катнашучылар экспертлар белән бергә икътисад үсешенең мөмкин булган перспективаларын билгели һәм тактик гамәлләр эшләнә, шул исәптән яңа партнерлар булдыру аша. Очрашу ышаныч икътисадын формалаштыру принципларына багышлана.

Чарада Казан Мэры Илсур Метшин, «МДМ-Банк» директорлар советы рәисе, Мәскәү биржасының бәйсез директоры Олег Вьюгин, «Татнефть» генераль директоры һәм директорлар советы әгъзасы Наил Маганов, бизнес-партнерлар буенча эксперт, бәйсез хокук киңәшчесе, executive&team коуч, системалы бизнес-консультант Наталья Бельзер чыгыш ясый.

Форум Kazan Palace by Tasigo отелендә узачак. Онлайн-трансляция «Вконтакте» социаль челтәрендә һәм Youtube та үткәрелә.

Проект Казан Мэриясе белән берлектә оештырылган. Форум 2010 елдан бирле үткәрелә һәм шәһәр өчен әһәмиятле вакыйга булып тора. 

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса