Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Татарстан музыка мәктәпләре илкүләм проект ярдәмендә 106 млн сумлык уен кораллары белән тәэмин ителгән

2020 елда Татарстанда «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында 14 белем бирү учреждениесе барлыгы 106 миллион сумлык музыка уен кораллары белән тәэмин ителде.

Шулай ук республикада 8 авылда мәдәният йортлары төзелде һәм Чаллы курчак театрына капиталь ремонт ясалды. Бу хакта Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны күзәтеп торучы ТР Икътисад министрлыгы хәбәр итә.

Узган елда Татарстанда илкүләм проектлар буенча гомум белем бирү, музыка һәм спорт мәктәпләре, медицина учреждениеләре, урман хуҗалыкларының матди-техник базасы ныгытылып, алар өчен күп кенә җиһазлар, приборлар алынды. Татарстан Хөкүмәте аерым категория гражданнарга социаль түләүләр билгеләү һәм ярдәм итү өчен чаралар күреп, аларга өстәмә белем алу мөмкинлеге тудырды.

Республикада илкүләм проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә. 2021 елда әлеге максатларга 23 миллиард сум юнәлдерергә планлаштырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса