Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Әлмәттә яңа балалар бакчасы төзеләчәк

Әлмәттә, Урсала микрорайонында, 188 млн сумга 140 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзеләчәк. Бу хакта мәгълүмат дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.

"Әлмәттә 140 урынга исәпләнгән мәктәпкәчә белем бирү оешмасы төзелеше. Урсала. Дәүләт контрактының башлангыч (максималь) бәясе 188 185 134,47 сум», - дип хәбәр ителә тендер документларында.

Балалар бакчасы бинасы ике катлы булачак. Ишегалдында кече һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен уен мәйданчыклары, шулай ук гомуми физкультура мәйданчыгы төзеләчәк. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә бинага керү өчен пандус та каралган.

Мәктәпкәчә учреждение бер яшьтән җиде яшькә кадәрге балаларга исәпләнгән. Төзелешкә акча республика бюджетыннан биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса