Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Татарстан президенты аппараты җитәкчесе тик-токка милли контент белән чыгарга киңәш итте

Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров Тик-токка милли контент белән чыгарга киңәш итте.

Бүген «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының коллегия утырышы узды. Анда Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров тә катнашты. 

Ул туган телләрне саклауда массакүләм мәгълүмат чараларының роле турында да фикерләрен белдерде.

Әсгать Сәфәров яшьләрне җәлеп итү, контентны хәзерге аудитория таләпләренә яраклаштыру белән проблемалар булуын әйтте. «Яңа алымнар кулланырга,  туган телдә актуаль темаларга подкастлар яздырырга, Тик-токка үз контентыгыз белән чыгарга кирәк», — диде. 

Ул бүген коллегия алдыннан Тик-токта үз контентын җитештерүче, 60 меңнән артык язылучысы булган яшьләр белән танышканын искәртте. «Моны хуплыйбыз гына. Безнең республиканың төрле шәһәр-районнарынннан балалар төрле телләрдә чыгыш ясый», — диде Сәфәров.

«Телебезне, мәдәни, тарихи мирасны саклап калуда ярдәм итү, Татарстан халыклары традицияләрен күрсәтү — сезнең төп бурычыгыз. Буыннар бәйләнеше өзелергә тиеш түгел. Татарстан халыклары телендәге массакүләм мәгълүмат чараларын саклап калу гына түгел, үстерү дә кирәк», — дип мөрәҗәгать итте Әсгать Сәфәров журналистларга.  

 

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса