Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Балалар өчен «СалаваТik» дип аталган яңа проект эшли башлады

«Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары кече яшьтәге балалар өчен җырлы-биюле  «СалаваТik» дип аталган проект башлый. 

«Без кечкенәдән тыңлап, җырлап үскән татарча балалар җырларын бүгенге заман балаларына аңлаешлы формада өйрәтү, таныту — бу проектның төп максаты. Әлеге эш төрле юнәлештә алып барылачак. Видеоязмаларны YouTube каналда урнаштырып кына калмыйча, бүгенге көндә балалар арасында популяр булган Tik-Tok һәм башка социаль челтәрләргә дә чыгарырга җыенабыз», — дип белдерде журналларның баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова.

Әлеге проектның идея авторы — «Татмедиа» ААҖ генераль директоры Шамил Садыйков. Зилә Хөснетдинова сүзләренчә, «СалаваТik» проекты өчен җырларны музыкант Руслан Әмиров әзерли. Ул балалар белән эшли, аларның тавышларын яздыра, музыкага заманча яңгыраш өсти.

«2021 елга барлыгы 16 җыр яздыру планлаштырыла. Әлбәттә, татар җырлары бик күп. Без аларны таптык, тупладык, сайлап алдык. Сайлап алуда төп шарт — җырның бер үк вакытта гади дә, җиңел дә, аңлаешлы да булуы. Шулай ук күпләр балачакта җырлап үскән, таныш җырлар эзләдек», — диде ул.

Җырлы-биюле «СалаваТik» проектында төрле җәнлек киемнәре кигән  алты бала катнаша. Аларның иң кечкенәсенә 6 яшь. 

«Проектта катнашучы балалар — Татар дәүләт филармониясендә шөгыльләнүчеләр. Аларны танылган җырчы Гөлназ Гафурова әзерли. Ул балаларга җырларны өйрәтә, тавышларын куя. Бию хәрәкәтләрен исә балалар „Казан“ бию ансамбле җитәкчесе Чулпан Закирова ярдәме белән өйрәнәләр. Алга куйган максатыбыз – балаларны үзебезчә, татарча җырлатып биетү», — диде баш мөхәррир. 

Бу хакта Татар Информ хәбәр итә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса