Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

«ТРның Ел спортчысы» премиясендә Әлмәтне бүләкләделәр

Әлмәт 100 меңнән артык халкы булган шәһәрләр арасында беренче урынны алды.

Ел саен үткәрелә торган «ТРның Ел спортчысы» премиясендә шәһәребезне бүләкләделәр. Әлмәт «Массакүләм физкультура-савыктыру эше  буенча Татарстан Республикасының иң яхшы шәһәре» номинациясендә җиңде. Ул 100 меңнән артык халкы булган шәһәрләр арасында беренче урынны алды.

Бүләкне ТР Спорт министры Владимир Леонов тапшырды. Чарада шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, федераль хакимият органнары җитәкчеләре, бөтенроссия һәм республика спорт федерацияләре җитәкчеләре, танылган спортчылар һәм тренерлар, профессиональ спорт клублары вәкилләре катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса