Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт районында узышлар һәм ат чабышлары сезонының рәсми ябылышы узды

9 узышта 70 тән артык ат катнашты.

«Рангоут»  тренировка пунктында ат чабышлары сезонын тантаналы рәвештә яптылар. Тугыз узышта 70 тән артык ат катнашты.

Өченче заезд ат спорты мәктәбенең тренировка пункты аның исеме белән аталган легендар Рангоут айгыры хөрмәтенә уза. Бу этапта юртаклар катнашты.  Финишка беренче булып Реактив Лав исемле дүрт яшьлек француз аты килде. Тиздән аны Мәскәүдә ярышлар көтә.

«Үз эшеңә профессиональ карау һәм атны сизә белү, аны әзерли белү, стартларга китерә белү. Реактив Лав  хәзерге вакытта мин йөргән иң яхшы ат. Ул идарә итүдә гади түгел, ләкин ул бик талантлы һәм киләчәктә мин аның турында тагын ишетерсез дип уйлыйм», – дип уртаклаша халыкара класслы җайдак остасы Эдуард Большаков.

Сезонны ябу гадәттәгечә сентябрь ахыры-октябрь башында уза. Бу юлы оештыручылар ат чабышларын һәм узышларны берләштерергә булдылар.

Заездлар бер-бер артлы бара. Барлыгы алар тугыз. Һәркемнең үз исеме, дистанциясе һәм приз фонды. Мисал өчен, «Рангоут»ның дистанциясе 1670 метр, ә приз фонды 200 мең сум. Бу сумма биш катнашучыга бүленә, дип сөйләде Геннадий Большаков «Рангоут»тренировка пункты җитәкчесе.

Сезон ябуга оештыручалар бай программа әзерләгәннәр: концерт программасы да, призлар уйнату да бар иде, ат сөючеләргә ат абзарына кереп чыгарга мөмкин иде. Сезонны ябуда барлыгы 73 ат катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса