Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Тарихта беренче тапкыр: Әлмәт көрәшчеләре ТР Беренче Президенты Кубогы ярышлары җиңүчеләре!

Бик күп яшь батырларга олы келәмгә юллама биргән абруйлы турнирга быел 25 ел тулды.

26-28 сентябрь көннәрендә Актанышта, Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев Кубогына яшүсмерләр арасында көрәш турниры узды.

Турнирда 400гә якын көрәшче катнашты. Әлеге ярышларда Әлмәт "Ак бүре" көрәш Федерациясе командасы уңышлы чыгыш ясады. 55 кг авырлыкта өченче урында Михаил Герасимов, 65 кг авырлыкта беренче урында Иван Телишев, 70 кг авырлык категориясендә өченче урында Михаил Соболев, 80 кг авырлыкта өченче урында Евгений Антошкин,  40 кг авырлыкта Инсаф Шаймарданов 3 нче урынга лаек булды. Шулай ук 5 нче урында Никита Зайцев һәм Амир Ханбиков. 

Нәтиҗәдә, көрәшчеләребез командалар арасында беренче урын яуладылар! Әлмәт Федерациясенең тренерлары - Ильяс Билалов, Рузиль Ганиев, Идуард Халәфутдинов, Фәнил Минһаҗев, Руслан Нургалиев, Фәнис Гафиев,  Айдар Вадигуллин бу җиңүгә ирешер өчен зур көч куялар. Алар күп еллар дәвамында бердәм команда булып, үз эшләрен яратып башкаралар, яшьләргә үрнәк булып торалар. 

"Бу безнең команда өчен зур шатлык, чөнки Әлмәт көрәшчеләре тарихында без беренче тапкыр гомумкомандалар арасында әлеге турнирда беренче урынга лаек булдык. Элек икенче , өченче була идек. Бүгенге җиңү, әлбәттә, безнең яшь көрәшчеләребезнең тренерлары белән берлектә тырышып башкарган зур эшнең нәтиҗәсе. Бөтен егетләр дә үз көчен куйды, мөмкин булганнан да артык эшләдек. Аллаһы Тәгалә ярдәм итте. Командалар бик көчле иде, мондый уңышка ирешербез дип көтмәгән идек. Тик егетләребез бар көчләрен куеп тырышты, матур көрәштеләр. Молодцы! Бу ярышларда җиңү, командабыз өчен  ел нәтиҗәләре буенча, ТР көрәш Федерациясе рейтингында кабат иң көчле командалар исемлегенә керергә мөмкинлек бирде. Спортны, көрәшне үстерүгә керткән зур өлешләре өчен "Татнефть" хәйрия фондына рәхмәтебезне белдерәбез, ", - дип сөйләде Әлмәт көрәш Федерациясе башкарма директоры Рузиль Ганиев. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса