Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәттә махсус хәрби операция ветераннары триатлон буенча беренчелектә катнашачак

Ул ял көннәрендә шәһәр пляжы территориясендә узачак.

Әлмәт чираттагы тапкыр Россия триатлонының башкаласы булачак. 15-16 июньдә пляж территориясендә ел саен үткәрелә торган масштаблы спорт вакыйгасы – триатлон буенча Россия беренчелеге узачак.

Бөтен Россиядән спортчылар катнашыр дип көтелә, алар арасында Россия беренчелегендә катнашучылар, терәк – хәрәкәт аппараты  зарарланган спортчылар, сукырлар арасында Россия чемпионаты кысаларында катнашучылар, шулай ук бөтенроссия балалар лигасында һәм һәвәскәрләр триатлонында катнашучылар булачак. Бу хакта район башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Өченче ел рәттән шәһәрдә терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган кешеләр арасында триатлон буенча ярышлар үткәрелә, һәм быел аларда шулай ук махсус хәрби операциянең 5 ветераны катнашачак. Судан чыгу уңайлырак булсын өчен мондый спортчылар өчен махсус юл әзерләнгән.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса