Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт көрәшчесе Ильяс Зиннуров илкүләм ярышта призлы урын яулады

Ярышларда Россиянең 50 төбәгеннән 394 спортчы катнашты.

13-16 сентябрендә Казанда 21 яшькә кадәрге юниорлар арасында грек-рим көрәше буенча РСФСРның Атказанган тренеры Мягас  Сәхабетдинов истәлегенә Х-нче бөтенроссия ярышлары узды.

Ярышларда Россиянең 50 төбәгеннән 394 спортчы катнашты. Татарстан Республикасы исеменнән 23 иң көчле көрәшче-юниор чыгыш ясады.

Олимпия резервы спорт мәктәбендә шөгыльәнүче Зиннуров Ильяс бронза призер булды, шуның белән Россия җыелма командасы составына эләкте.

Ярышларны ачу тантанасында аңа Россиянең спорт мастеры таныклыгы һәм билгесе тапшырыла.

Ильясны һәм аның тренерлары Гаджиев Эдуард Дамирович һәм Джанвелян Эдуард Альбертовичны котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса