Ай дәвамында үз инструкторлары җитәкчелегендәге Әлмәтнең мәктәпкәчә яшьтәге балалары фестивальнең барлык этапларында актив катнаштылар.
Алар нәтиҗәләре буенча, егермедән артык балалар бакчалары арасында иң яхшылары ачыкланды:
1 урын - 27 нче "Нәни куллар" мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе;
2 урын - 65 нче "Ивушка" мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе;
3 урын - 56 "Крепыш" мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе.
Призерлар һәм җиңүчеләр традицион кубоклар һәм медальләр белән генә түгел, ә ял көнен искиткеч күңел ачу үзәгендә үткәрү мөмкинлеге белән дә бүләкләнделәр.