Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт спортчылары Түбән Кама тренерларына багышланган бокс турнирында призлы урыннар яулады

Турнирда төрле яшь һәм авырлык категорияләрендә иң яхшы 89 боксчы катнашты.

3-5 ноябрьдә Түбән Кама тренерлары истәлегенә бокс буенча төбәкара турнир узды. Бу хакта районның физик культура, спорт һәм туризм идарәсе хәбәр итә.

Турнирда Алабуга, Йошкар-Ола, Ижау, Яр Чаллы, Азнакай, Удмуртия, Түбән Новгород өлкәсе, Түбән Кама һәм Әлмәттән 89 иң көчле боксчы катнашты.

21 нче мәктәп укучысы Илназ Йосыпов 52 кг га кадәр авырлык категориясендә алтын медальгә лаек булды, 11 нче мәктәп укучысы Артем Бормотов 57 кг га кадәр авырлыкта җиңү яулады, 16 нчы мәктәптән  Роман Манукян көмеш призер булды.

Спортчылар тренерлар Р.Низамиев һәм С. Бормотов җитәкчелегендә шөгыльләнә.

 

Фото: Әлмәт муниципаль районы физик культура, спорт һәм туризм идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса