Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Әлмәт акробатларына ярдәм иткән

Дәүләт советы депутаты, “Татнефть” генераль директорының логистика һәм техник үсеш буенча урынбасары Ренат Нугайбеков спортчыларга ярдәм иткән.

Гражданнарны кабул итү барышында, аңа Әлмәт физик культура көллиятендә акробатик келәм һәм зал арендалау өчен финанс ярдәме күрсәтү үтенече белән парлы акробатика буенча баш тренер мөрәҗәгать иткән булган.

Ренат Нугайбеков: “Ярдәм күрсәтелде. Нәтиҗәдә өлкән разрядлар программасы буенча чыгыш ясаучы спортчылар, спорт мастерлыгына кандидатлар һәм спорт мастерлары, Татарстан республикасы җыелма командасы составына керүче спортчылар спорт акробатикасы һәм гимнастика ярышларына әзерләнүләрен дәвам итә алу мөмкинлеге алдылар. Аларга уңышлар һәм югары нәтиҗәләр телим!”, - дип язган үзенең инстаграмында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса