Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

ТРда Volkswagen кюветка очып капланган

Авария бүген республиканың Буа районында булган, өч олы кеше һәм бер бала хастаханәдә.

Чит ил машинасы трассада кюветка очкан, өч олы кеше һәм баланы хастаханәгә озатканнар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына авария шаһитлары сөйләде.

Аларның сүзләренә караганда, бүген республиканың Буа районында юл транспорт һәлакәте булган. Анда кюветка «Фольксваген» автомобиле очкан.

"Шофер идарәне үти алмаган, күрәсең. Ким дигәндә, дүрт кеше зыян күргән, шул исәптән 4-5 яшьлек бала. Табиблар аларны хастаханәгә алып киттеләр", — дип аңлаттылар вакыйга шаһитлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса