Әлмәттә агачлар утырталар.
Агач утырталар
Тирә-юнебезгә ямь бирүче, сулар һавабызны чистартучы агач-куаклар утырту – изге эш. Бу көннәрдә оешма-предприятие һәм мәктәп коллективлары көзге агач утырту буенча өмәләрдә катнаша.
Шушы көннәрдә Әминов урамындагы аллеяга агачлар утырта башладылар. Киләчәктә биредә агачлар гына түгел, куаклар да утыртуны план-лаштыралар, аллеяны әкренләп үзгәртә һәм аны уңайлырак итә баралар.
Предприятиеләрнең тө-зекләндерүдә катнашуы шәһәр мохитын сүздә генә түгел, ә игелекле эш-гамәлләр белән үзгәртә. Әлмәтлеләр өчен бу Әминов урамында тагын да яшелрәк һәм уңайлырак иҗтимагый киңлек барлыкка киләчәк дигән сүз.
Иң мөһиме – утыртылган агачлар турында онытмасыннар, аларны һәрдаим карап, вакытында су сибеп торсыннар иде.
Авылларда
Авыл җирлекләрендә дә агачлар утыртуга керештеләр. Мисал өчен Чупай авылында бу уңайдан өмә уздырганнар. Бу турыда социаль челтәрләрдә «Чупай туган» төркемен алып баручы Дамир Идрисов эчтәлекле хәбәр урнаштырган.
Ул нефтьчеләрнең гранты ярдәмендә авыл күле буенда яңа матур урын — «Өч буын бакчасы» барлыкка килүе турында әйткән.
– Бу исем очраклы түгел, чөнки бүгенге игелекле эшкә чынлап та берничә буын вәкилләре берләште. Әлеге зур һәм мөһим проектны безнең депутат Роберт Ризванов җитәкләде. Аның оештыруы аркасында акция зур бәйрәмгә әверелде.
Проект кысаларында бергәләп иңгә-иң куеп авылыбызның актив халкы һәм яшьләре, нефтьчеләр һәм ветераннар тырышып эшләде. Бергәләп утырткан агачларыбыз тамыр җәеп, авылыбызны бизәп торыр һәм буыннар бәйләнешен күрсәтеп, озак еллар буена күңелләрне җылытыр дип ышанабыз, – дип матур теләкләрен юллаган Дамир.
Агач утырту – игелекле, саваплы гамәл. Мондый өмәләр дәвамлы булсын, аңа күбрәк кеше кушылсын, авылларыбыз исә яшеллеккә төренеп, күңелләребезгә саекмас яшәү дәрте биреп торсын, дигән теләктә калабыз. Резеда Исмәгыйлева
