Татарстаныбызда агымдагы ел «Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы» дип игълан ителде. Бу гаять әһәмиятле вакыйга. Ләкин батырлыкны билгеле бер елга гына бәйләп карарга ярамый. Без һәрвакыт, һәркөнне үзебезне саклаучыларны һәм төрле өлкәләрдә хезмәт куючы геройларыбызны белергә һәм хөрмәт итәргә тиеш.
Һәр төбәкнең горурланырлык кешеләре була.
Аларның фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә туган якның даны еракларга тарала. Бүгенге сүзем нәкъ менә шундыйлар – Салахов Хәмит Имаметдин улы һәм Шәрифуллин Хәмит Сабит улы турында.
Чын уңышка бары тик тырышлык, армый-талмый эшләү һәм эшкә бирелгәнлек аша гына ирешеп була. Шушы сыйфатларга ия булган Салахов Хәмит һәм Шәрифуллин Хәмит – безнең авылның горурлыгы.
Алар Урсалабаш авылында туып-үсеп, мәктәпне тәмамлап, үз тормышларын һәм хезмәтләрен җир белән бәйләгән кешеләр. Кечкенәдән крестьян хезмәте белән таныш булганнар – башта әти-әниләренә булышкан, аннары йортында терлек тоткан, бакча тутырып бәрәңге, шул ук терлекләр өчен күп итеп азык чөгендере үстергән алар. Шуңа күрә туфракның һәр бөртегенең кадерен белә Хәмит абыйлар. «Игенне җир түгел, кеше уңдыра» дигән әйтем нәкъ менә алар турында.

Салахов Хәмит тә, Шәри-фуллин Хәмит тә бөтен гомерләрен җиргә багышлаган.
Аларның хуҗалыгында бодай, арыш һәм арпа игелә. Басулары һәрчак чиста. Язын алар басуга иң беренчеләрдән булып чыгалар. Техникалары искерәк булса да, чәчкечләре һәм комбайннары һәрчак төзек.
«Тимер «авырып» китсә, төн уртасы булса да, ял турында онытабыз, – ди Салахов Хәмит. – Икмәкне вакытында җыймасаң, ул сине беркайчан да гафу итми».
Аларның эш көне иртәнге сәгать дүрттә үк башлана һәм кичке караңгыга кадәр дәвам итә. Алар гаилә башлыклары буларак та бәхетле. Тормыш иптәшләре аларның уң кулы, хуҗалык эшләрендә иң ышанычлы терәк, балаларны, оныкларны да бергәләп үстерәләр.

«Җир кешесе булу – ул язмыш, – ди Шәрифуллин Хәмит.
– Монда матди байлык артыннан гына куып булмый. Җирне яратырга кирәк. Ул чакта туфрак сиңа мул уңышын бирә.
Фермер авылдашларыбызның тагын бер күркәм гадәтен аерым билгеләп үтәргә кирәк: ел саен, вәгъдә иткән вакытка, пай җирләре өчен пайчыларга тиешле ашлыгын – чиста, сыйфатлы икмәкне биреп баралар. Без моның өчен чиксез рәхмәтлебез. Сез биргән бу икмәк – күп гаиләләр өчен зур терәк.
Салахов Хәмит һәм Шәрифуллин Хәмит белән бергә утыз елга якын инде безнең авылда Сәйфуллин Шамил дә иңгә-иң куеп эшли. Барлык авырлыкларны бердәм булып җиңеп чыгалар алар.
Шулай ук Урсалабаш белән бер җирлеккә караган Сөләй авылы фермерларын, тормышларын күп еллар җир белән бәйләгән батырларны да зур хөрмәт белән искә аласы килә. Бу – Хурамшин Назыйм, Хәбиров Фәндәс, Милаев Шакирҗан , Маннапов Наил, Вәлиев Ришат, арабыздан китеп барган Шәфыйгуллин Заһир, Махианов Азат, Шәкүров Зөфәр, Заһидуллин Вагыйз, Хәсәнов Риф.
Аларның һәркайсы – туган туфракка тугрылык үрнәге.
Бүген базарда икмәк бәясенең түбән булуы, ә ягулык-майлау материалларының кыйммәтләнүе һәркемгә мәгълүм. Кайвакыт бу хәл игенченең еллык хезмәте чыгымнарын да капламый торган зыянга әйләнә.

Ләкин туган туфракның чын хуҗалары – фермерларыбыз – бирешми. Алар авырлыклар алдында баш имиләр, җиргә тугрылык саклап, зарланмыйча, сыкранмыйча эшлиләр.
Кадерле хезмәт батырлары! Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм бәрәкәтле көннәр телибез. Басу-кырларыгыз мул уңыш белән сөендерсен, ә өйләрегез һәрвакыт җылы һәм ризык-лы булсын!
Без киләчәккә зур ышаныч белән карыйбыз. Бабаларыбызның изге һөнәрен дәвам итәрлек лаеклы алмаш үсәр дип өметләнәбез. Җиргә гашыйк яшьләребез, балаларыбыз арасында да туган туфракны яшәтүче яңа буын игенчеләр табылыр дип ышанабыз. Гөлмира Абдулла кызы ГӘРӘЕВА, Сөләй урта мәктәбе укытучысы