Спорт,  дуслык һәм рекордлар тантанасы
Спорт

Спорт, дуслык һәм рекордлар тантанасы

Әлмәт – нефтьчеләр башкаласы гына түгел, спортчылар каласы да. Бу турыда республикада гына түгел, Россиядә дә бик яхшы беләләр. Бүгенге көндә Әлмәт җирлегендә яше дә, олысы да илледән артык спорт төре белән шөгыльләнә. ГТО нормативларын тапшыруга исә һәрбер оешма-учреждение җәлеп ителгән.

Яшь ГТОчылар

Шушы көннәрдә  «Физра» футбол манежында «Яшь ГТОчылар» X юбилей фестивале финалы булып узды. Бу вакыйга йөзләгән яшь спортчылар, аларның әти-әниләре һәм педагоглар өчен чын бәйрәмгә әверелде. Быел оештыручылар ярышларны тагын да масштаблырак итәргә карар кылганнар: ун команданың һәркайсында сигез бала урынына 10 бала булды.

  • Фестиваль гадәттәгечә өч дисциплинаны үз эченә алды. Бу –  озынлыкка сикерү, алга таба иелү һәм гәүдәне күтәрү. Ярышлар чын мәгънәсендә «кызу» булды. Иң яхшы нәтиҗәләрне судьялар, ата-аналар һәм җанатарлар күзәтте.  Үз чиратын көткән яки стартлар арасында ял итәргә теләгән катнашучыларга флешмоблар, күңелле эстафеталар һәм спорт уеннары белән бай күңел ачу программасы тәкъдим ителде.  

Әлмәттә ГТО фестивале узды

Киеренке көрәш нәтиҗәләре буенча беренче урынны «Алсу» балалар бакчасы яулады, икенче урынны «Шаян нэнилэр» балалар бакчасы алды. Өченче урынга «Дуслык» балалар бакчасы чыкты. Бүләкләү тантанасында барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды, ә җиңүче командаларга махсус сертификатлар һәм грамоталар бирелде.

Фестиваль – бәйрәм

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, фестиваль ярыш кына түгел, ә балаларны, гаиләләрне һәм педагогларны берләштергән якты вакыйга да булып тора. Остазлар әйтүенчә, мондый чаралар үсеп килүче буында спортка, сәламәт яшәү рәвешенә һәм команда рухына мәхәббәт формалаштырырга ярдәм итә.

Әлмәттә ГТО фестивале узды

Афәрин, шулай булсын һәм алга таба да шулай матур дәвам итсен, яңадан-яңа җиңүләр алып килсен  әлеге күркәм спорт чарасы. Резедә Исмәгыйлева. Фото: Айгөл Әфәндиева