Аларның берсен хастаханәгә салганнар.
29 гыйнварда Төзүчеләр проспектында Киа РИОның 35 яшьлек машина йөртүчесе, артка таба хәрәкәт икәндә, маневрның куркынычсызлыгына ышанмаган һәм парковка буйлап барган 75 яшьлек хатын-кызны бәрдергән. Нәтиҗәдә пенсионерны травматология бүлегенә госпитализациялиләр.
Берничә сәгатьтән Ленин урамында 51 яшьлек машина йөртүче, беренчел мәгълүматлар буенча, җәяүлегә юл бирмәгән һәм 54 яшьлек хатын-кызны бәрдергән. Зыян күрүчегә медицина ярдәме күрсәткәннәр, госпитализация кирәк булмаган. Юлларда сак булыгыз!