Әлмәттә узган фәнни фестивальдә 700дән артык укучы катнашты
Мәгариф

Әлмәттә узган фәнни фестивальдә 700дән артык укучы катнашты

Укучылар тере тәҗрибәләр уздыруда катнашты.

Фән-дәреслектәге формулалар гына түгел, ә тере тәҗрибәләр, роботлар һәм хәтта виртуаль бораулау. Нефть Югары мәктәбендә «Наука 0+» фестивале узды. Ул 7 көн дәвам итте.

Аларның һәрберсендә 700 дән артык укучы фәнне читтән күзәтмәгән, ә аның бер өлеше булган. Алар роботлар җыйганнар һәм программалаштырганнар, химик тәҗрибәләр үткәргәннәр, тематик квизларда катнашканнар һәм үзләрен VR‑технологияләр ярдәмендә бораулаучы ролендә сынап караганнар.

  • Ә тагын балалар өчен нефть югары мәктәбенең әйдәп баручы укытучыларыннан интерактив күргәзмәләр һәм мастер‑класслар оештырылды.