Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Юлларда

Быел Әлмәт районында 96 юл-транспорт һәлакәте булган

Узган ел белән чагыштырганда һәлакәтләр саны кимегән.

Әлмәт районы юлларындагы вәзгыять турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы полиция капитаны Шамил Гарипов сөйләде.

Бүгенге көндә Әлмәт районында 96 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 15 кеше һәлак булган һәм 109 кеше яраланган. Узган ел белән чагыштырганда һәлакәтләр саны 25 кә, һәлак булучылар - 3 кә, ә яралылар - 38 кә кимегән.

Юл-транспорт һәлакәтенең төп сәбәпләре:
- Узып китү кагыйдәләрен бозу.
- Бәрелүләр.
 – Җәяүлеләрне бәрдерү.

28 ноябрьдән 27 декабрьгә кадәр җәяүлеләр катнашында аварияләрне булдырмау өчен «Җәяүле» операциясе үткәрелә. Җәяүлеләр юлны җәяүлеләр кичүләре аша чыгарга тиеш, югыйсә 500₽ штраф яный (РФ КоАП 12.29 маддәсенең 1 өлеше).

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса