Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә узган «Тоннель» нәтиҗәләре билгеле

Әлеге операция барышында 198 шофер тикшерелгән.

2024 елның 29 гыйнварында Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча дәүләт автоинспекциясе бүлеге тарафыннан аек булмаган хәлдә идарә итүче шоферларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын ачыклауга юнәлдерелгән «Тоннель» йөртүчеләрне массакүләм тикшерү буенча профилактик операция үткәрелде.

Әлеге операция барышында 198 шофер тикшерелгән һәм 9 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган. Мәсәлән: 1 кеше исерек хәлдә ТС белән идарә иткән; куркынычсызлык каешын 6 кеше эләктермәгән; пассажирлар тарафыннан куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен 2 кеше бозган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса