Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган гомумшәһәр чарасы узды

Ул быел 19 ноябрьдә билгеләп үтелә.

Акциядә мәктәп укучылары, ДОСААФ автомәктәбе студентлары һәм курсантлары, журналистлар катнашты.

Җыелганнар алдында дәүләт автоинспекциясе, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, ДОСААФ автомәктәбе, «юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесе вәкилләре һәм табиб-травматолог чыгыш ясады.

Чарада катнашучылар аварияләрдә һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның тормышын һәм сәламәтлеген саклау проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп иттеләр.

Традиция буенча, юллардагы һәлакәтләрнең нәтиҗәләрен ачык итеп күрсәтү өчен, җыелганнарга юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән автомобильне күрсәтәләр һәм янгын-коткару бүлеге вәкилләре шартлы рәвештә зыян күрүчеләрне корытылган автомобильләрдән чыгаралар.

Ахырда яшь хәрәкәт инспекторлары “Засветись!" флешмобын күрсәттеләр,  катнашучыларны яктылык кайтаручы элементларны кулланырга чакырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса