Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәтле сыра эчеп, руль артына утырган һәм автоинспекторларга эләккән

Шоферны трассада тоткарлыйлар.

Әлмәттә яшәүчене ике ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм иттеләр һәм аек булмаган килеш кабат йөргән өчен 220 сәгать мәҗбүри эш билгеләделәр.

Утырышта ачыкланганча, эштә фигурант бер шешә сыра эчкән һәм рульгә утырган. Әлмәт-Мөслим трассасында аны автоинспекторлар туктата. Алкотектор исереклек хәлен күрсәткән 0,704 мг/л.

Судта шофер үз гаебен таныган һәм тәүбә иткән. Хөкем карары үз көченә кермәде, дип хәбәр итә шәһәр судының матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса