Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәт районында булган авариядән соң машина йөртүчеләр реанимациягә озатылган

Хәлләре авыр.

9 октябрьдә көндез Әлмәт – Сарман автомобиль юлында «Лада Веста» Hyundai Solaris автомобиле белән бәрелешкән. Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итте.

Билгеле булганча, бәрелеш нәтиҗәсендә ике автомобиль дә юл читенә чыгып очкан. Урынга килгән ашыгыч хезмәтләр хезмәткәрләренә машина йөртүчеләрнең берсен  тартып алырга туры килә.

Шаһитлар әйтүенчә, ике шофер да җәрәхәтләнгән. Аларны ашыгыч ярдәм табиблары алып киткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса