Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә автобабайлар ярышты

Шәһәрдә машина йөртү осталыгы конкурсы узды.

«Автобабай»конкурсында катнашучылар җилкәсендә 500 елга якын гомуми машина йөртү стажы. Өлкәннәр көне алдыннан машина йөртү осталыгы һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү буенча чираттагы ярышлар узды. 12 катнашучыга 20 тест соравына җавап бирергә һәм башкалардан виртуозрак фигуралы йөртү этабын үтәргә кирәк иде.

Елдан-ел традицияләр үзгәрми, конкурс өлкәннәр көне алдыннан, сентябрь ахырында үткәрелә. Катнашучылар саны төрле, әмма уртача 12-15 кешедән. Быел ирләр генә катнашкан. Бер генә "автоәби" дә ярышларга килмәгән. Тестлар исемлеге дә шул ук. Беренче станция юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү өчен тест тапшыру, икенчесе фигуралы автомобиль йөртү.

Конкурста өченче урынны Юрий Фролов алды, 2 урында Александр Куликов, ә җиңүче булып Рафик Лотфуллин танылды. Икенче һәм беренче урыннарны яулаучылар «Юл йөрү остасы» һәм «Машина йөртү остасы» дипломнарын алдылар.

 

 

 

Фото: Әлмәт юл хәрәкәте иминлеге территориаль идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса